Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2019, 11:05

Макрон Путинны көтә

Президент Эммануэль Макрон чакыруы буенча Владимир Путин Франциягә барачак.

Очрашу Макронның Франциянең көньягындагы Форт Брегансон рәсми резиденциясендә була. Илләр башлыклары Русия-Франция мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары, сәяси, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлек турында сөйләшәчәк.


Шулай ук, көнүзәк, халыкара һәм аерым төбәкләр мәсьәләләре буенча җентекле фикер алышу көтелә. Сәфәр 19 августка планлаштырылган.


#владимирпутин


Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru



Читайте нас: