Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2019, 11:06

Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзин - Русия Геройлары

Президент Владимир Путин Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына самолет утырткан «Урал авиалинияләре» очучыларына Русия Геройлары исемнәрен бирде.

- Билгеле булганча, Жуковский аэропортында штаттан тыш утырткан һава судносы экипажын бүләкләү турындагы указга кул куйдым. Һава судносы командиры һәм икенче пилот Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булды, экипажның калган әгъзалары Батырлык ордены белән бүләкләнделәр», — диде дәүләт башлыгы, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән киңәшмәне ачып.

Ул һава судносы командиры Дамир Йосыпов белән икенче пилот Георгий Мурзинның Русия Герое исеменә лаек булуын, экипажның калган әгъзаларының Батырлык ордены белән бүләкләнүен аңлатты.

Президент шулай ук мондый һәлакәтләрнең мөмкин кадәр азрак булачагына ышаныч белдерде. «Мондый хәл бөтенләй булмасын иде», - диде ул.


#ВладимирПутин

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: