Янгыннарны һәм аларда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатыннан, 72 янгын сүндерү часте шәхси составы, Яңавыл районара янгынга каршы күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге һәм ирекле янгын сүндерүчеләр белән берлектә көн саен торак секторда рейдлар үткәрә. Бүгенге көндә 7689 шәхси торак йорт, 42 күпфатирлы йорт, 1005 күпбалалы гаилә, 651 ялгыз һәм өлкәннәр, 659 имин булмаган кеше тикшерелгән. 12748 гражданин янгын хәвефсезлеге чаралары белән таныштырылган.
Район халкын әлеге профилактик чараларга аңлап карауларын һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау өчен ярдәм итүгә өндибез.Шулай ук БР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе үзләрен Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы хезмәткәрләре булып кыйбат хакка төтен-янгын кисәтүче әсбабы сатып йөрүче мошенниклар барлыгы турында кисәтә. Коткаручылар гражданнарга түләүле хезмәтләр күрсәтмәве, янгынга каршы җиһазларны сату белән шөгыльләнмәүләре, шәхси йортларда һәм фатирларда тикшерүләр үткәрмәүләрен искәртә. Гражданнар торагына белгечләр профилактик максат белән, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен аңлатып һәм консультатив ярдәм күрсәтеп йөриләр.
Әгәр сезгә килгән кеше шик тудырса, 01, 112 телефоннарына шалтыратыгыз һәм янгын частендә андый хезмәткәр бармы икәнлеген ачыклагыз.
бүлек начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы.