Җәмгыять
14 август 2019, 12:05

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе үтә

Һәр ел саен район яңа уку елы алдыннан “Мәктәпкә җыенырга булыш”хәйрия акциясе үткәрелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген дә Борайның "Гаилә"төньяк районара үзәге бүлекчәсендә социаль эшләр буенча белгеч вазыйфасын башкаручы Лүзә Сабирҗанова ярдәмендә "Бәхетле балачак" кибетендә Шөкшән авылындагы биш балалы Тимераевлар гаиләсенә ярдәм күрсәтелде. Бишенче сыйныфка укырга баручы Владиславка мәктәп формасы, канцтоварлар, аяк киемнәре һәм башка кирәкле әйберләр тапшырылды. Ел саен Зифа Хаҗиева тормышта авыр хәлдә калган гаилә балаларына, күп балалы гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итә. Әлеге чарада актив катнашып, үзләренең өлешләрен өчен саваплы гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Гүзәлия Мостафина