+2 °С
Кар
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 11:40
Авылга көтүе белән кабаннар килгән
Илеш районының Ишкар авылына көтелмәгән кунаклар килеп төшкән. Авыл урамнарында бер көтү кабан йөргән. Бу хакта "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Кабаннар, кешеләрдән һич курыкмыйча, урамнар буйлап ризык эзләп йөргән. Әлбәттә, бу күренеш авыл халкын куркуга салган. Алар бигрәк тә балалар өчен хафалана. Ни дисәң дә, кабан - агрессивлыгы белән дан казанган җанвар.
Авыл халкы белдерүенчә, кабаннар Ишкар урманчылыгыннан килгән. Алар анда еш күренә, авылга моңа кадәр дә килгән булганнар.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: