Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2019, 13:40

Изге бәйрәмне бергәләшеп үткәрдек

Кузбай авыл Советы авыл биләмәсенә караганАбдулла, Бустанай, Кузбай авылларында 11 август иртәсе тәкъбир әйтү беләнбашланды.

Корбан гаете бәйрәме алдыннан Бустанай авылы мәчетенең тирә-ягын Нәгыйм Усманов, Кузбай авылында Рөстәм Янгиров чабып, җыештырды. Ә мәчетләрнең эчке бүлмәләренә Рафига апа Усманова, Әлфинә апа Янгирова авылдаш апалары белән берлектә бәйрәм төсе, пөхтәлек кертте. Район хакимияте вәкилләре Илвер Нурмөхәмәтов, Ришат Муллагалиев, полициядән Ренат Дүсмәтовлар авылларда җыелган халыкны мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан гаете белән ихлас котладылар.
Ул көнне авылларда мәчетләребезгә халыкның күпләп килүе сөендерде. Кузбайда Бөек Ватан сугышы ветераны 92 яшьлек Заһит абый Әхтәриев, Бустанайга Абдулладан 90 яшен тутырган Газнәви абый Насыйбуллиннарның килә алулары сөендерде.
Авылларыбызда елдан-ел Корбан чалучыларның артуы күзәтелә. Нәгыйм абый халыкның, читтән кайтучыларның мәчетләргә кереп, авыл мәчетләренә ярдәм йөзеннән хәер салуларын ассызыклап үтте. Авыл Советы депутаты Вәрисә Гарифуллина да авылдашларны изге бәйрәм белән котлады.
Роза Габделхакова, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: