+16 °С
Облачно
Антитеррор
Телефоны доверия
Җәмгыять
7 Августа 2019, 13:54
Владимир Путин дача амнистиясен озайтты
Русиядә дача амнистиясен 2021 елның 1 мартына кадәр озайттылар. Тиешле законга Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кул куйды.
Добавить в предпочтительные источники Google
Күрсәтелгән датага кадәр бакча участокларындагы йортларга хокукны гадиләштерелгән рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Закон күчемсез милекне гражданлык әйләнешенә җәлеп итүгә һәм шәхси торак секторын үстерүгә стимул бирәчәк.
Закон, шулай ук, Русия төбәкләре тарафыннан кадастр эшләре өчен максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне билгеләү мөмкинлеге турында чикләнмәгән норма кертә. Моннан тыш, коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына гомум милектә булган җир кишәрлекләрен, шул исәптән гомум файдаланудагы җирләрне, милеккә бушлай бирү вакыты озайтыла.
Федераль закон рәсми басылып чыккан көненнән көченә керә.
#ВладимирПутин
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас
telegram
вк
дзен
ок
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"