Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2019, 10:58

Интернетка тоташып бетәчәкбез!

Башкортстанда “Мәгълүмати инфраструктура” проекты гамәлгә ашырыла.

Әйтик, 2020 елга барлык сәламәтлек саклау оешмаларын Интернетка тоташтыру планлаштырылган. Әлеге максатларга 1,7 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе Геннадий Разумикин белдерде.

Моннан тыш, мәгариф оешмаларын да Интернетка тоташтырып бетерәчәкләр. Бу эш 2021 елга кадәр 1214 объектта башкарылачак. Шулай ук 218 урындагы үзидарә органы да Интернет белән “дуслашачак”.


#национальныйпроект

#нацпроект


Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru



Читайте нас: