Җәмгыять
5 Августа 2019, 12:33

Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды

Уфада 1 августта Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Төрле тармаклардагы: сәнәгать, төзелеш, энергетика, элемтә, урман хуҗалыгы, дәүләт хезмәте, муниципаль идарә, сәүдә, социаль өлкә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат, физкультура һәм спорт өлкәләрендә эшләүче 63 хезмәткәрнең һөнәри казанышлары орденнар, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Алар рәтендә безнең якташлар да бар. “Русия Федерациясенең атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә Башкорт дәүләт медицина университеты федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе өстәмә һөнәри белем бирү институты профессоры Сафиуллин Руслан Ильяс улы лаек булды. Русия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты белән рәссам-график, «Русия рәссамнар берлеге» Бөтенрусия иҗади иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге әгъзасы Гыйләҗетдинов Салават Мөхәммәт улы бүләкләнде.
Радий Хәбиров залда утырган һәркемнең Башкортстан Республикасы горурлыгы булуын белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Якташларны без дә югары бүләкләре белән котлыйбыз!