Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2019, 17:38

Психологик ярдәм телефоннары эшли

Гаилә – тормышның нигезе.Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетлегаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмаккирәк.

Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы тудыра. Бу узара мөнәсәбәтләрдә, шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара.Ә балаларга җылы мөнәсәбәт , игътибар кирәк . Ата-аналар исә һәрчак акча эшләү белән мәшгуль, өйгә соң гына кайтканлыктан, аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый. Нәтиҗәдә үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә, ягъни конфликт туа
Мондый вакытларда кеше үзе генә проблемаларын чишә алмаска, шуңа күрә аларга белгеч ярдәме кирәк булырга мөмкин.
Тормыш авырлыклары алдында югалып калсагыз, килеп туган проблемаларыгызны ничек хәл итәргә дип кайгыга төшсәгез, төшенкелеккә бирелеп, дөньяга кул селтәргә ашыкмагыз! Республикада һәм районыбызда психологик ярдәм телефоннары эшли. Авыр тормыш хәлендә булган һәр бала яки яшүсмер 8-800-2000-122 бушлай телефоны буенча шалтырата ала. Ата-аналарга бушлай психологик ярдәм күрсәтү телефоны – 8-800-347-5000 аша башкарыла.
Зинфира Мирошниченко, БРның “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең Борай районында Гаилә хезмәте психологы.


Читайте нас: