Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2019, 13:33

Балалар хәвефсезлеге беренче урында

Балалар хәвефсезлеге беренче урында

Узган атнада район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков катнашлыгында юл йөрү хәвефсезлеге буенча комиссия утырышы үтте. Анда район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары М.Нуриев, ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы М.Хәсәнов һәм комиссия әгъзалары катнашты.
Комиссия утырышында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары М.Нуриев эчке эшләр бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсе тарафыннан районның урам-юл челтәре торышы тикшерелгәнен белдерде. Тикшерүдән соң балаларның юллардагы хәвефсезлеген тәэмин итү, юл травматизмын булдырмау максатыннан комиссия карамагына түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды.
Ленин урамында урнашкан дүртенче санлы балалар бакчасы, Аэродром урамында өченче санлы “Кояшкай” балалар бакчасы, “Гүзәл” беренче санлы балалар бакчасы янындагы юлларда ясалма тигезсезлек булдырырга, тизлекне чикләү билгеләре, җәяүлеләр юлына бала макетлары куярга кирәклеге күрсәтелде. Шулай ук беренче, икенче, өченче мәктәпләр, бишенче санлы балалар бакчасы янында да ясалма тигезсезлекнең берәү генә булуы, тагын кирәклеге ассызыкланды. Белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчалары янындагы җәяүлеләр чыгу урыннары да хәвеф тудыра – аларда киртәләр куелмаган. М.Горький урамында бер яклы гына йөрүне күрсәткән билге куярга кирәклеге дә әйтелде.
Болардан тыш район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков яңа төзелгән икенче санлы балалар бакчасы янында да шундый ук эшләрне башкарырга кирәклеген әйтте.
–Озакламый бакча ишекләрен ачачак, һәм аның янында да юлларда хәвефсезлек чараларын булдырырга кирәк. Белеп торасыз, анда ата-аналарның автомобильләрен куярга да махсус урын юк. Боларның һәммәсен булдыру – нәниләрнең иминлегенә туп-туры юл икәнлеген онытырга ярамый, – диде ул.
Тиздән яңа уку елы башлана. Балалар бакчалары, мәктәпләр янында машиналар йөрү бермә бер артачак. Шушы учреждениеләр янында балаларның хәвефсезлеген тәэмин иткән тиешле юл билгеләре куелса, урам өслекләренә ясалма тигезсезлек ясалса, әлбәттә, урамнарда юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү өчен уңай шартлар тудырылачак. Көн кадагына чыгарылган шушы мәсьәләләр буенча тиешле карар чыгарылды. Аңа ярашлы юлардагы шушы эшләр тиешле срокларында башкарылачак.
Венера Арсланова.
Читайте нас: