Бүген Борай авылында яшәүче Флидә һәм Дамир Галиевларның уллары Алмаз белән горурланырга ныклы хокуклары бар. Хәрби хезмәтен чын мәгънәсендә җиренә биткереп башкаруы хакында килеп торган куанычлы хәбәрләр моңа дәлил.
Алмаз хәрби хезмәткә яшьли әзерләнде. Чөнки аның балачактан ук хыялы армия сафларында десантчы булу иде. Борайның 2нче чанлы гимназиясендә белем алганда хоккей командасындаүзен яхшы спортчы итеп таныта, команда капитаны дәрәҗәсенә дә күтәрелә. Мәктәптә тарих, география фәннәрен төпле үзләштерә. Аттестат алганнан соң артык авырлыкларсыз М.Акмулла исемендәге педагогия университетының хокук саклау эшчәнлеге факультетына укырга керә. Сүз уңаенда шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр – Алмаз университетта белем алганда һәм һөнәр үзләштергән чорда спортны ташламый. Хоккей командасы составында ныклы урын яулый ул. Ә инде һөнәре буенча кулына диплом алганнан соң һич икеләнмичә хәрби хезмәткә – Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юллана. Омск шәһәрендә һава десант уку үзәгендә хәрби һөнәр серләрен уңышлы үзләштерә. Хәзерге вакытта исә Приморье краенда 83нче гвардия штурмчы бригадасында хезмәтен нәтиҗәле дәвам итә. Димәк, Алмазның балачак, яшьлек хыял-өметләрен бүген тулысынча тормышка ашты. Ул тулы хокуклы һава хәрби десантчы!
Алмазның әтисе Дамир да заманында хәрби бурычын төньяк хәрби округында үтәгән. Ул Сахалин чикләрендә хезмәт итеп, сержант званиесендә туган якларына әйләнеп кайта.
Безгә дә Алмазга хәрби бурычын намус белән үтәп, әти-әнисе, туганнары, туган ягына чын десантчы дигән горур исем белән исән-имин кайтуын түземсезлек белән көтәргә генә кала.
Фидаил Нуриев, хезмәт ветераны.