+3 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2019, 12:04
Борай районы администрациясе каршындагы Иҗтимагый совет Борай авылының балалар уен һәм спорт мәйданчыкларына мониторинг үткәрде
Агымдагы елның 20 июленнән 31 июленә кадәр Борай районы администрациясе каршындагы Иҗтимагый совет балалар уен һәм спорт мәйданчыкларының хәвефсезлек, уңайлылык, территорияләрен төзекләндерү буенча мониторинг үткәрде.
Борай авылында 15 балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы булдырылган, алар түбәндәге учреждениеләргә беркетелгән: “Кремль” уен мәйданчыгы – Р. Галиева исемендәге мәдәният йорты, үзәк мәйдандагы “Әкият” уен мәданчыгы – 1нче санлы балалар бакчасы, Сабантуй, «Танып» стадионы, «Океан» йөзү бассейны территорияләрендәге уен һәм спорт мәданчыклары – балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Вострецов урамы 24, Ленин урамы, 5 һәм 7 нче йортларның ишегалларындагы уен мәйданчыклары – Борай авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, «Танып» балалар сәламәтләндерү лагереның, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре территорияләрендә булган уен һәм спорт мәйданчыклары – Борайның балалар бакчалары, гомум белем бирү учреждениеләре территорияләрендә спорт мәйданчыклары – гимназия, 1 нче, 3нче санлы мәктәпләренә.
Мәйданчыкларның торышын өйрәнгәндә Иҗтимагый совет әгъзалары аларның техник һәм санитар торышына, балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырлык хокук бозуларны ачыклауга игътибар иттеләр. Территорияләрне төзекләндерү торышын – капламасын, киртәләп алынуын, яктырту торышы, эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар барлыгын-юклыгын бәяләделәр.
Мониторинг күрсәткәнчә, күпчелек мәйданчыклар канәгатьләнерлек хәлдә. Шуның белән бергә, хәвефсезлек һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары да ачыкланды. “Әкият” балалар уен мәйданчыгының комлыгында (ком савытында) ком юк. Вострецов урамындагы 24нче санлы йорт ишегалдындагы уен мәйданчыгында бер таган стойкасында коррозия булуы ачыкланды, аңа ремонт таләп ителә, комлыкта (ком савытында) ком юк, территориясен чүп үләннәре баскан. Ленин урамындагы 5 һәм 7 нче санлы күпфатирлы йорт ишегалларындагы уен мәданчыкларының территориясендә һәм комлыкларында ком юк.
Балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыкларының торышы Иҗтимагый советның даими контролендә тора.
Эльза Шәймиева,
муниципаль район хакимияте
каршындагы Иҗтимагый совет рәисе.
Читайте нас: