Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2019, 14:20

Бер гаиләдән өч моряк һәм бер солдат

Борайдакүркәм гаилә корып, 40 ел бергә иңне-иңгә терәп яшәүче Ризида һәм ИрекФәттаховлар өч ул тәрбияләп үстерде.

Улларының өчесен дә армия сафларына озаткан ата-ананың ике лачыны үз нәүбәтләрендә лаеклы хезмәтләрен үтәп кайтты инде, ә Булатларын алар туган нигезгә быел көзгелеккә көтә.
Өченче мәктәпне тәмамлаганнан соң Булат Ижау шәһәрендәге Удмурт дәүләт университетына укырга керә. Кулына инженер- эколог дипломын алгач әтисе һәм ике абыйсы кебек ул да тизрәк солдат хезмәтенә ашыга. Былтыр көз аның теләге тормышка ашкан – ул Балтика диңгезендә моряк булып, армия хезмәтен башлый. Булатның әтисе Ирек Фәрит улы да яшьлегендә Төньяк флотында өч ел буе моряк булган. Өлкән абыйсы Азамат Балтик флотында ике ел моряк була, ә Салават абыйсы солдат булып, Хабаровск краенда ир-егетләрнең изге бурычын башкарган. Булат Фәттахов хезмәтенең тәүге көненнән үк үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп, алдынгылар һәм мактаулылар исемлегендә була. Иптәшләренә ярдәмчел булган, җитди һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы Башкортстан егете командирлары арасында ихтирамны тиз яулый. Шуңа да 28 июлдә Санкт-Петербург шәһәрендә Русиянең Хәрби флоты көне уңаеннан оештырылган Хәрби корабльләр парадында катнашу бәхете елмая аңа. 1939 елдан алып оештырылып килгән шушы парадның 80нчесендә катнашкан безнең якташыбызны Үзәк телевидениенең туры эфир тапшыруында, Русия Президенты Владимир Путинның сәламләвен кабул иткән вакытта, райондашларыбыз күреп сокланды. Ә Ризида Рәмзи кызы һәм Ирек Фәрит улы бу минутларда уллары өчен чиксез горурлык һәм сөенү хисләре кичерде. Дулкынланган һәм уллары өчен сөенгән ата-анага һәм безгә дә бу яңалык, әлбәттә, дәрәҗәле вакыйга.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: