“Без алга таба барачакбыз. Озак вакытка исәпләнгән, уникаль мөмкинлекләре булган флот төзиячәкбез. Бу көчле, суверен держава флоты булачак”, - диде ул.
Русия Президенты әйтүенчә, агымдагы елда гына да Хәрби-Диңгез флоты составы 15 кораб һәм хәрби катерлар белән тулыланган. Диңгез авиациясенең инфраструктурасы да яңартыла. Ул парадта торган, узган елда сафка баскан “Советлар Союзы флоты адмиралы Горшков” Төньяк флот фрегатын үрнәк итеп китерде.