Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2019, 16:11

Борайның иске зираты төзекләндерелде

Авыл кешеләре урамнарның көннән-көн матурлана,төзекләнә баруына игътибар итә торгандыр. Хәзер тирә-якны бизәүче, ямь таратучытөрле төстәге чәчәк үсентеләре дә күп урында үсә. Тарихи әһәмияте булмаган искекорылмалар сүтелеп, алар урынына яңалары салына.

Әлеге хезмәтләрне башкаручы “БуРай” җәмгыятендә көч салучылар иртәдән кичкә кадәр шулай төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә. Якындагы көннәрдә алар авыл уртасында калган иске зиратта зур мәшәкатьләр башкарды. Аның коймалары сүтелде, тимер баганалар утыртылды, киштәлекләре, коймалары профиль, профнастилдан ясалган калайдан тотылды.
Механизаторлар Рәфил Таһиров, Айдар Шаригин, Марсель Садыйков,Нәдип Гайсин, водительләр Альберт Габдуллин, Айрат Латыйпов, Винарид Әминев һәм башкалар зираттагы картайган агачларны кисеп, чүптән тазартып җирен тигезләде. Барлыгы 400 метр арада кул көче ярдәмендә тимер баганалар утыртылып буялды.
Рәүф Шаматов.
Читайте нас: