Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2019, 12:26

“Борай урманы” автоном учреждениесенең техника паркына өстәмә

Республиканың Авыл һәм Урман хуҗалыкларыминистрлыклары махсус программа игьлан иткән иде.

Бу программада актив катнашучыларга, ягьни басуларда кыр ышыклау полосаларын зур мәйданнарда утыртучыларга матди ярдәм күрсәтелде. Шул максатта республикада урман эшләре белән шөгыльләнүче учреждениеләргә ике дистәләп техника бирелде. Шуларның икесе, өр яңа МТЗ- 82.1 маркалы ике трактор, МЛУ-1А дип аталган агач утырткыч, тракторга көрәк безнең районның “Борай урманы” автоном учреждениесенә кайтты.
Әлеге сөенечле вакыйга уңаеннан хезмәт коллективын котларга килгән муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков урманчыларга башкарган эшләрендә уңышлар, сәламатлек теләде. Район хакимияте башлыгы яшел калканыбызның киләчәктә тагын да киңәюенә, авыл эшчәннәренә туфракта су һәм җил эрозиясенә каршы көрәштә күрсәтелгән ярдәмнең артачагына ышаныч белдерде.
Учреждение директоры Илдар Хәсәнов әйткәнчә, соңгы биш елда район хуҗалыклары басуларында барлыгы 300 гектар мәйданда кыр ышыклау полосалары утыртылган. 2019 елда бу хезмәтләр 85 гектарда планлаштырылган һәм шуның байтак өлеше үтәлгән. Универсаль агач утыртучы машинада берьюлы ике кеше яшь агач үсентеләрен утыртучы җайланмага салып барачак. Хәзер кул көче техника белән кереп булмаган урыннарда, яр һәм кырын тау битләрендә, сазлыклы җирләрдә генә кирәк булачак.
Яңа тракторларның берсендә механизатор Нафыйк Садыйков агач үсентеләре үстерү питомнигында агротехник чаралар башкарачак. Икенчесе учреждениедә төрле урман мәшәкатьләре белән бәйле эшләргә җәлеп ителәчәк.
Үткән яз айларында “Колос” , “Салават” җәмгыятьләре һәм Шүнәк авылында утыртылган кыр ышыклау полосалары берничә елдан тирә-якны матурлап торыр, кышын кар тотып, туфракта дым запасы туплауга булышыр.
Рәүф Шаматов.
Читайте нас: