Алар белән Гөлназ Галиева җитәкчелек итә. Гөлназ Рәзагыйтдин кызының бу өлкәдә эшләвенә 17 ел, соңгы 3 елы бүлекчә начальнигы вазыйфасында. Шуңа аны эшен биш бармагыдай белә дип һич кенә дә шикләнмичә әйтеп була. Баштарак читтән генә күзәтеп тордым. Барлык түләүләрне дә интернет аша башкарырга өйрәнеп беттек бит инде дип дәлилләр китергән танышымның сүзләрен инкарь иткәндәй, касса алдына шактый гына кеше баскан. Кулларында теге яки бу түләүләр өчен квитанцияләрен тотканнар. Аларның күбесе – өлкән буын вәкилләре. Касса артында утырган кызлар клиентларның һәммәсенә ачык йөз, ягымлы тавыш белән эндәшә, үзләре тиз-тиз рәвештә эшен башкара. Аларга рәхмәтләрен әйтеп чыгып барган һәр кешенең йөзендә хезмәтеннән риза булулары чагылып тора. Әйе, операторлар Раушания Арсланова, Гөлнара Вәлиева, Земфира Мөгаллимова, Алсу Бикташеваның эшенә сүз тидерелек түгел. Алар инде тәҗрибәле хезмәткәрләр булып өлгергән кешеләр. Начальник урынбасары булып эшләгән Эльвира Шарыгинаның хезмәтеннән дә канәгать почтамт җитәкчелеге.
Почта бүлекчәсенең төп хезмәте – кешегә вакытлы матбугат таратудыр. Бу гомер-гомергә шулай булган. Борай авылында яшәүче гәзит-журнал укучыларга басмалар вакытында барып җитүен 15 почтальон башкара. Алар да биредә байтак еллар эшләгән, һәр кеше белән уртак тел таба белгән шәхесләр. Көннең нинди булуына карамастан, иңнәренә зур сумкаларын асып, авыл урамнарын көненә ничә тапкырлар урыйлардыр алар. Хезмәтләре җиңелдән булмаса да, һич зарланмыйлар үзләре. “Без бит кешеләрне дөнья хәлләре белән таныштырабыз”, дип елмайдылар очрашу вакытында. Бүлекчә шушы төп вазыйфадан башка янә бик күп функцияләр башкара: төрле дәрәҗәдәге түләүләрне кабул итә, ваклап сату да бар, почта хезмәтләре (заказлы хатлар, посылкалар, бандерольләр тарату һ.б.). эшләре күп, әмма нәтиҗәләре дә бар.
-Безнең эштә иң мөһиме клиентларның хезмәтебездән риза булуы, – ди Гөлназ Рәзагыйтдин кызы. – Шуңа безнең һәркайсыбыз эшебезне яратып башкара, тырышып эшли.