Киңәшмәдә Русия Икътисади үсеш министрлыгы, "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр федераль үзәге" җәмгыяте һәм башка оешмалардан белгечләр чыгыш ясады.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләргә салым ташламалары бирү, аларга мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү һәм башка тәкъдимнәр яңгырады.