Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2019, 11:08

Таңатар авыл биләмәсендә урам утлары кую тәмамланды

Таңатар авыл биләмәсендә урам утлары кую тәмамланды

Агымдагы елның март аенда Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең эш сәфәре белән Аскын районында чагында: “Без яктылык программасына республика бюджетында 800 млн сум акча булдырдык. Яктылык темасы бик мөһим тема, кешеләргә урамнардан йөрү хәвефсез һәм уңайлы булырга тиеш. Шунсы да мөһим – энергия саклаучы лампалар куллану муниципалитетларга бюджет средстволарын экономияле тотуга ярдәм итәчәк”, – дигән иде. Районда урамнарны яктырту буенча эшләр азга да тукталып тормады. Мәсәлән, Таңатар авыл биләмәсендә бу мәсьәлә 100 проценты белән чишелгән. Биләмә үзәге булган Таңатар авылында 2016 елда “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты нигезендә урамнарны яктырту эшләре башкарылган иде. Быел исә калган ике – Елга һәм Яшьләр урамнарына да шушы проект ярдәмендә прожекторлар куелды. Сәет-Көрҗә һәм Иске Көрҗә авылларында исә бу эшләр 2018 елда тәмамланган иде. Бу авылларда да “Реаль эшләр” проекты ярдәмгә килде. Әле биләмәнең Вот-Көрҗә, Таңсызар, Яңа Шилек, Ает һәм Дәүләкән авылларында тышкы яктырту системасына капиталь ремонт программасына ярашлы прожекторлар куелды. Шунсын ассызыклап үтәргә кирәк, алар барысы да заманча светодиод прожекторлар. Хәзер Таңатар авыл биләмәсенә караган барлык авылларында да тәүлекнең караңгы вакытында йөрергә куркыныч булмаячак. Клуб, магазин, китапханә, ФАП, мәктәп аллары яп-якты булуы аеруча күңелле. Мәктәп яшендәге балаларга автобус көтә торган урыннар да балкып торачак.
Венера Арсланова.
Читайте нас: