Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2019, 17:51

Тиздән балалар бакчасы төзелеше тәмамланачак

Тиздән балалар бакчасы төзелеше тәмамланачак

Билгеле булуынча Борайда балалар бакчасы төзелә. Ул 95 урынга исәпләнгән. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков бакчаның республиканың 100 еллыгы уңаеннан булдырылган “100 еллыкка – 100 объект” программасына ярашлы төзелүен белдерде. Бүгенге көндә биредә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе К. Б. Толкачев үзенеэ эш сәфәре чикләрендә шушы төзелеш эшләре белән дә танышты. Прораб Фәнәви Садыков белдерүенчә, төзелеш эшләре нигездә август ахырына төгәлләнәчәк. “Бик яхшы, матур бина килеп чыккан. Нәниләр рәхәтләнеп үссеннәр”, – диде Константин Борисович төзелеш эшләреннән канәгатьлеген белдереп.

Читайте нас: