Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2019, 18:10

Партия проектлары ничек үтәлә?

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр”проекты буенча районның байтак торак пунктларында күп эшләр башкарылды.

Мәсәлән, Кузбай авылы зиратының да коймалары шушы проектка ярашлы төзекләндерелде. Биләмә башлыгы Роза Габделхакова БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе К. Б. Толкачев, район хакимияте башлыгы Р.Ә.Исхаков, район Советы секретаре Г.Х.Нуртдинов белән очрашуда нәкъ шулар турында сөйләде. Шулай ук авылның “Безнең авыл” программасы нигезендә төзекләндерелгән Пионер урамында барган эшләр белән дә таныштырды. Кузбай авылы старостасы Фидаил Дәүләтбаев авылда соңгы елларда бик күп эшләр башкарылганын, ул эшләрдә халыкның үз теләге белән катнашуын ассызыклады.
Читайте нас: