0 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2019, 10:57
Владимир Путин Халыкара бокс көне белән котлады
Русия Президенты Владимир Путин Халыкара бокс көнендә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү җибәрде һәм бәйрәм Русия Федерациясендә спортның бу төрен алга таба үстерүгә хезмәт итәчәк, дип билгеләп үтте. Дәүләт башлыгының телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
"Халыкара бокс көне безнең илдә көрәшнең бу төрен арытаба үстерүгә этәргеч бирер, үсеп килүче буынны физик культура белән шөгыльләнергә, камилләшергә, үз-үзеңдә нык холык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияләргә рухландырыр дип ышанам", - диелә текстта.
Халыкара бокс көненә багышланган чаралар Мәскәүдә Кызыл мәйданда 20-22 июльдә уза. Титуллы спортчылар белән ачык тренировкалар, яңа дөнья рекорды кую, концертлар, һөнәри алышлар планлаштырылган.
#ВладимирПутин
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: