Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль 2019, 11:23

Вәсилә Фәттахованың 900 грамм булып туган баласы әле дә аягына баса алмый

Илгиз Әбдрәкыйпов сырхау баласын аякка бастыру өчен көрәшә.

- Улыбыз Кәрим беренче сыйныфны тәмамлады. Уфада лагерьга барырга җыена. Ул минем белән яши. Кызыбыз Камиләгә 3,5 яшь. Аны әти-әнием карый. Кызганыч, 900 грамм булып туган балабыз әле дә аягына баса алмый. Хәтта утырмый да. Кыскасы - инвалид. Тамагына ашый, бераз сөйләшә. Аны дәвалау белән шөгыльләнәбез. Казанда булдык, тиздән Мәскәүгә, көзгә Кытайга барырга җыенабыз. Табиблар, өмет бар, ди.

Үзем төзелеш бизнесы белән шөгыльләнәм. Вәсиләдән калган гадәт буенча, артистларның концертларын да оештырам. Өйләнергә җыенмыйм, чөнки Вәсиләне оныта алмыйм. Улым да гел әнисен искә төшерә. Күңелгә һаман да бик авыр", - дип сөйләгән ул "Ирек мәйданы" хәбәрчесенә.

Тәкъдир ачкычлары безнең кулда булса икән дә бит... Василәнең бер җырындагыча, "Кыз балага сүз әйтмәгез, кыз бала - кунак кына". Бу юлларны үзенең үлеменнән соң тыңлаганда бөтенләй үзгә мәгънә яңгырый кебек. Чыннан да, барыбыз да кунак кына шул. Яшә, Камилә балакай, әниеңнең өзелгән гомерен син дәвам ит!

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru



Читайте нас: