Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 12:10

Майда озын яллар көтелә

Русия Хөкүмәте 2020 елда ял көннәрен күчерүне раслады.

Русия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2020 елда ял көннәрен күчерү графигы расланды.


Әлеге документта, 4 һәм 5 гыйнвар көннәре (шимбә һәм якшәмбе) эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән 4 һәм 5 май көннәренә күчереләчәк, диелгән.

Шулай итеп, Русия халкын майда янә озын яллар көтә.

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru



Читайте нас: