Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 июль 2019, 11:29

Китапханә – “Танып”та

Китапханәхезмәткәрләренең “Танып” сәламәтләндерү лагеренда балалар өчен төрлемавыктыргыч һәм күңелле чаралар оештыруы традициягә кергән.

Күптән түгел, стационардан тыш бүлек икенче сменада ял итүчеләр янына барып, “Күңелле стартлар” (“Веселые старты”) дип исемләнгән интеллектуаль-спорт уенын үткәрде. Уен 6 өлештән торды: интеллектуаль разминка, “Бозлык” (Льдина), “Су ташучылар” (Водоносы), “Бәрәңге кабып йөгерү”(Бег с картошкой), “Бакалар” (Лягушки) һәм “Шалкан” (Репка). Бәйге ике команда арасында барды һәм чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелде. Җанатарлар да һәрбер команданы җиңүгә дәртләндереп торды. Жюри әгъзасы Элеонора Вәлиуллина уен барышында балларны билгеләп барды һәм аның азагында нәтиҗә ясады. Иң күп очколар җыеп, “Реал Мадрид” командасы җиңүче дип табылды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга тәмле бүләкләр тапшырылды. Уенны стационардан тыш бүлек китапханәчесе Гүзәл Әхмәтшина әзерләде һәм алып барды. Чараны техник яктан Денис Галиев бизәде.

Г.Әхмәтшина

стационардан тыш бүлек китапханәчесе


Читайте нас: