+6 °С
Ясно
Антитеррор
Телефоны доверия
Җәмгыять
9 Июля 2019, 12:42
Юлларда сак йөрегез!
Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, Башкортстанда "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомүмдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Шул уңайдан республика автомобиль юлларында һәм урам-юл челтәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик рәвештә теркәүче 238 комплекс, шул исәптән 169 стационар, 63 күчмә һәм 6 мобиль комплекс эшли башлады.
Юлларда аварияләрне киметү һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар санын киметү өчен ел ахырына гамәлдәге комплексларны 289 берәмлеккә арттыру планлаштырыла. Аерым алганда, Уфада агымдагы елның 1 ноябренә 62 комплекс урнаштырылачак.
Шулай ук, агымдагы елның 1 ноябренә "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомүмдәүләт проекты кысаларында тагын 20 комплекс урнаштыру күз уңында тотыла: 11 - төбәк юлларында, 6 - Уфа, 3 - Стәрлетамак шәһәрләрендә. Ел ахырына комплекслар саны 527 берәмлеккә җитәчәк.
2020 елның беренче яртысында сервис моделе буенча тагын 459 комплекс урнаштыру планлаштырыла.
#Национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#владимирпутин
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"