Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар да яңгырады, чыгарылыш класс укучылары да үзләрен укыткан, тәрбия биргән укытучыларына, мәктәпкә шатлыклы да, моңсулы да рәхмәт сүзләре белән саубуллаштылар. Оныкларның дулкынлангыч сүзләре йөрәкләргә үтеп кереп, “безнең дә бар иде шундый чаклар” дигән сагыныч-сагышлы уйлар еракларда калган, ләкин гомер буе озатып килгән тирәнтен уйларга алып кереп китте...
Мин бүген Бөек Ватан сугышының салкын, тетрәндергеч сулышын тоеп үскән, аның ачы михнәтләрен оныталмыйча, җанны, тәнне яралап торган чорда да үзендә рухи көч табып, яшь буынга тәрбия бирә белгән, чыннан да чын мәгънәсендә укытучы-тәрбияче булган укытучы турында бәян итмәкчемен. Ул барыбызга да таныш, картаюны белмәгән, матурлыгын, сөйкемлелеген югалтмаган, сәхнәләрдән төшмәгән, булмышы белән шагыйрә, районыбызның остазы, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСРның мәгариф отличнигы Алия Зәки кызы Хәйруллина.
Безнең балалык еллары Алия Зәкиевнаның гөрләп торган яшьлек еллары белән үтелгән икән. Ул мәктәпнең өлкән пионервожатые, без – пионерлар. Кызык бит, бала-чага аның кем икәнлеген беләсе килә, үзе яшь кенә, үзе “командовать” итә... Эзли торгач, мәктәпнең Почет тактасыннан фотосурәтен таптык, укыдык, аңладык. Ул үзебезнең мәктәбебезнең алдынгы укучысы булган икән. Белгәч, хөрмәт, ихтирам тагын да артты, тирли-тирли, пешә-пешә дигәндәй, пионер тормышына кереп киттек...
Мин һаман аптырыйм: кайлардан, кемнәрдән килгән икән Алия Зәкиевнага купкырлы сәләт? Аның эчке дөньясының киңлеге барыбызга да җитте. Нинди юллар белән ул безне әсир итеп, дәресләрдән соң да мәктәптә тота алды икән? Пионер бүлмәсе – пионер йорты иде ул вакытта: хор, бию, сөйләм сәләтен үстерү булсынмы, драма түгәрәгеме, дружина советы, лидерлар үстерү түгәрәге һәа башкалар. Ә пионер оешмасының бурычлары да күп иде бит: макулатура, металлолом, көл-күмер, чебеш, куян үстерү, Тимур командалары, санап бетергесез... Исемдә, йортлардагы тимер-томыр җыелып беткәч, десант булып РТС тимерлеген зурлар күргәнче, ярыша-ярыша мәктәп йортына күчереп куйган вакытлар, эшчеләр аннан кирәк-ярак тимерләрен мәктәп өеменнән эзләп алулары... Бердәмлек, тырышлык, ярыш шул уен-эш вакытында салынган күрәсең, ә Алия Зәкиевна әйдәләүче, мактаучы булып тора иде. Ничек кенә итеп ул безне җырларга, биергә өйрәтергә тырыша иде. Исемдә, чебеш үстерүче биюе, Рәсидә Насретдинова – солистка, без чебешләр, кукуруза үстерү биюе, Венера Йосыпова – солистка, без кукуруза үстерәбез, халык биюләренең исәбе-хисабы юк. Костюмнарны үзебез тегәбез, манабыз. Заманына карата тырышканбыз инде. Биергә тырышабыз – Алия Зәкиевнадан үрнәк алабыз.
Бүгенгедәй хәтеремдә, Алия Зәкиевна һәм география укытучысы Гыйлемхан Мирхазев Кодаш авылына походка алып бардылар. Җәяү бардык, басу-кырлар, елгалар белән таныштык, ә кич концерт оештырдылар, үзләренең биюләре белән сәхнәне бизәүләре, халыкны, безне таң калдырдылар. Борайлыларның биюгә осталыгы да алардан калган, килә шикелле. Мирхазев абыйның “Перовский” биюе үзе ни тора! Күрдек, өйрәнергә тырыштык, әмма алар кебек булдыра алмадык.
Бер мәлне Алия Зәкиевна чит ил укучылары белән хат язышуны оештырып җибәрде. Миңа Клаус исемле ГДР малае адресы туры килде. Хат языштык, ул немецча, мин русча язабыз, фотолар җибәрештек, тик күрешергә генә насыйп булмады. Ә дуслык хисләре күңелдә озак сакланды.
Алия Зәкиевна безгә: “Җырлап яшәгез, җырлаган кешенең күңеле чиста була ул”, – ди торган иде. Җырлата-җырлата, тыпырдатып балалык бусагасыннан атлатып, безне яшьлеккә озатып калды...
Ул безнең күңелләргә сеңдерә алган якты уйлар, зәвыклыкка омтылу әле дә булса безнең күңелләрдә яши. Укытучыма мин гомерем буена рәхмәтле булдым, әле дә чал башымны иям.
Нәсимә Каримова, Борай беренче санлы урта мәктәбенең 1966 елгы 11А чыгарылыш сыйныф укучысы.