Яңа Тазлар авылында авылга иман нуры чәчеп торучы мәчет янында бик матур итеп тышланган, каршысында шаулап алмагачлары үсеп утырган, тәрәзә төпләрендә чәчәкләре атып торган гөлләре булган, зур капкалы гап-гади авыл йорты бар. Анда Миңнеәхмәтовлар гаиләсе яши. Аларга быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылганга күрә мин килеп кергәндә алар БСТ каналыннан корреспондентлар килүен көтә иде. Дулкынланулары йөзләренә чыккан.
–Ярый әле килдегез, бертөрле тынычланып киткәндәй булдык, – диде Гөлфинә апа минем белән күрешеп, мин дә шул телевидениедәге коллегаларым йомышы белән йөрсәм дә. Аларның дулкынлануы миңа да күчкәндәй кебек булды. Сүземне башлар өчен апа белән абыйга карыйм. Шамил абый башына түбәтәен киеп куйган, Гөлфинә апа мөселманча итеп яулыкларын бәйләгән. Үзләре (күзләр генә тимәсен) матурлар, сөйкемлеләр, йөзләреннән нур бөркелеп тора. Яннарында ике оныклары Илһам һәм Илназ бөтерелә, аз гына читтәрәк уллары Кадир һәм киленнәре Гүзәлия утыра. Бәхетле гаилә дигән уй башымнан йөгереп узды.
Шамил Әхнәф улы шушы авылныкы. Язмыш кушуыдыр инде, әнкәсенең бердәнбер кадерле баласы булып, әти тәрбиясен дәү әтисеннән алып үсә ул. Ирләргә генә хас төгәллек, басынкылык сыйфатлары хас аңа. Аларын сөйләшмичә генә дә аңлап була. Сүз иярә сүз киткәч, аның Яңа Тазлар мәктәбендә 24 ел хәрби җитәкче булуын, беренче хәрби әзерлек (НВП) дәресләрен укытканын белдем. Ә гомерен укытучы һөнәре белән бәйләгәнче укуы буенча югары белемле агроном булып колхозда агроном вазыйфасын тарткан икән.
–Төгәллеккә, эшне җиренә җиткереп башкарырга мин әткәбездән (ул Шамил абыйны шулай атый) өйрәндем инде, – ди Гөлфинә апа.
Ә Гөлфинә Ямай кызы Бадрак урта мәктәбен тәмамлаганнан башлап лаеклы ялга чыкканчы укытучы булып эшли.
–Без укыган чакта барлык дәресләр дә татар телендә үтә иде. Рус теле дәресен генә без русча укыдык. Шушы рус теленнән белем биргән укытучы апага гомерем буена сокланып яшәдем. Аңа ошарга тырышып, 10 классны тәмамлагач, укырга керергә киттем. Әмма конкурстан үтә алмадым. Шул вакытта директорыбыз Таҗетдин Баһаутдин улы (сүз Советлар Союзы Герое Т.Гыйләҗетдинов турында бара) мине туган мәктәбемдә башлангыч класслар укытучысы итеп эшкә алды, – дип хәтирәләрен сөйләп китте ул. Герой фатихасы белән башланган эш уңай булып чыга. Читтән торып рус теле укытучысына югары белем ала Гөлфинә апа, шул вакытта Даутлар сигезъеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытырга җибәрелә. Шунда таныша да инде алар. Кавышып, дөнья көтә башлауларына, Алла боерса декабрьдә 45 ел тула.
Тормышларын тулыландырып, яшәүләренә ямь өстәп туган сабыйлары – Булат, Кадир һәм Галия дә, Ходайга шөкер, әти-әнинең яхшы үрнәгендә акыллы, белемле булып үсәләр, бүген һәркайсысы үзләре әти-әни булып, күркәм гаиләләр корып яшиләр. Булатлары Әмҗә поселогында яши, тормыш иптәше белән биш бала үстерәләр. Төпчекләре Галия Кроснохолмда табиб, улы һәм кызы бар. Кадирләре төп йортта, әти-әни нигезен саклаучы булып калган. Тормыш иптәше Гүзәлия белән ике малай тәрбиялиләр.
–Киленнәрдән уңдык без, – ди Гөлфинә апа. – Икесе дә укытучылар. Гүзәлиям бөтенләй үзем кебек. Үзем кебек кенә түгел, миннән яхшырак та.
Менә ичмасам бәя! Сер түгел, килен-кайнана мәсьәләсе борын-борыннан булган бит инде ул. Гөлфинә апаның бу сүзләренә җавап итеп, килене:
–Әнкәй үзе әйбәт ул безнең. Мин эштән кайткач, берәр төрле борчылуларым булса, иң беренче аңа сөйлим. “Йорт эчеңдә, гаиләңдә тынычлык булсын, балам, эштәгесе үтә ул, тынычлан”, – дип киңәш бирә ул. Әйтәләр бит, олы кеше – алтын йозак, дип. Әткәй белән әнкәй безнең алтын йозакларыбыз инде. Балалар дәү әти-дәү әни тәрбиясендә үсә.
Әйткәндәй, Гөлфинә апа үзе дә Шамил абыйның әнисе белән җиде ел гомер иткән.
–Әнкәй белән сүзгә килмәдек. Гомере генә кыскарак булды. Бергә аз яшәдек. Ул булмаса, мин югары белемемне дә алалмаган булыр идем. Акыллы, сабыр Шамилне үстергәне өчен генә дә аңа мең рәхмәтлемен, – ди ул. Шушы килен-кайнана мөнәсәбәте аның үз киленнәре белән аралашуга да күчкәндер инде. Үзе дә күп балалы, зурәнкәйле гаиләдә тәрбияләнгән Гүзәлия өчен дә шушы тату тормыш гаилә нигезедер. Тәрәзә төрләрендә шау чәчәктә утырган гөлләрне кем үстерә дигәч тә алар икесе бер җавап бирделәр: “Әнкәй! Гүзәлия!”. Кабатлап әйтәм, бәхетле гаилә.
Авылдагы дини йолаларны уздыру да Шамил абый белән Гөлфинә апа иңендә икән. Якында гына торган мәчеттә оныклар да гел булганы күренеп тора. Дәү әтиләренә ошатып түбәтәй дә киеп куйганар үзләре. Шамил абый җомга намазларын, дини бәйрәмнәрне үткәрүдән тыш, авыл зиратларын карауны, төзек тотуны да башкара. Гөлфинә апа мәчеттә дини дәресләр алып бара.
Миңнеәхмәтовларның тату тормыш көтүләре, уңганлыклары, май чүлмәге тышыннан беленә дигәндәй, йорт-ихатадан ук күренеп тора. Кадирнең үз куллары белән төзегән зур абзарында өч сыер, бозау-башмаклар, тавык-чебешләр, казлар асрала. Гүзәлиянең уңган куллары белән утыртылган бакчада чәчәкләр атып утыра.
Балаларына уңганлыкны, булганлыкны, өлкәннәргә карата ихтирамлы, кешеләргә карата кешелекле һәм кечелекле булырга кирәклеген сеңдереп үстергән, үз сабыйларына гына түгел, укытучы булып ничә буын авыл халкына да яхшы тәрбия биргән бу апа белән абый, әлбәттә, ихтирамга лаек.
Кешенең күз карашына сүзләр салып укып булса, мин бу гаиләдә яшәүчеләрнең күзеннән тыйнаклык, сабырлык, тынычлык, мәхәббәт һәм ихтирам дигән сүзләрне укый алыр идем. Ә бу сүзләр гаиләне бәхетле итә торган мәңгелек төшенчәләр.