+1 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2019, 16:57
Пенсия яше алдындагылар яңа һөнәр алачак
1 июльдән Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы пенсия алды яшендәге гражданнарны Ворлдскиллс халыкара стандартлары буенча укыта һәм өстәмә һөнәри белем бирә башлады.
Программа “Демография” гомумдәүләт проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда 51-55 яшьләрдәге хатын-кызлар һәм 56-60 яшьләрдәге ирләр катнаша ала.
Сигезәр кешедән торган дүрт төркем төзеләчәк. Укыту түләүсез алып барыла.
Әлегә бер генә һөнәргә: Программа белән идарә ителүче станоклар операторына өйрәтү каралган.
Әлеге программа халыкара дәрәҗәдә белемгә һәм осталыкка ия булу, квалификацияне күтәрү, өстәмә һөнәр алу, яңа вазыйфага күчү, аралашу даирәсен киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк.
#национальныйпроект
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: