Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2019, 22:19

Путин кем белән соклана?

“Financial Times”ка биргән әңгәмәсендә бу сорауга ул ап-ачык җавап биргән.

“Кем белән сокланасыз?” дигән сорауга ил җитәкчесе “Петр I” дип җаваплаган. Журналист, ул үлгән бит инде, дигәч, “Петр I аның эше яшәгәнче яшәячәк”, дип белдергән.

“Әгәр дә сез бүгенге җитәкчеләрне яисә мин аралашкан башлыкларны күз уңында тотсагыз, миңа Франциянең элекке Президенты Жак Ширак бик җитди тәэсир иттте”, — дигән Русия лидеры.

Ул, шулай ук, Дональд Трампны да талантлы кеше дип исәпли, ләкин аның күп кенә эш ысулларын кабул итә алмый.

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: