+10 °С
Облачно
Антитеррор
Телефоны доверия
Җәмгыять
30 Июня 2019, 06:12
Владимир Путин Иркутск өлкәсендә булды
Кичә, 29 июньдә Владимир Путин Иркутск өлкәсенә килде. Мәгълүм булуынча, төбәктә пәнҗешәмбедән бирле гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Койма яңгырлар аркасында Уда, Бирюса һәм Ия елгалары ярларыннан чыккан. 29 июнь иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, 31 торак пунктта 3 735 йортны су баскан. Аларда 9 156 кеше яши, шул исәптән 2 меңгә якын бала. Шулай ук, 3 747 йорт яны участогы да су астында калган. 15,6 меңнән артык кеше утсыз калган.
Добавить в предпочтительные источники Google
Владимир Путин урындагы власть органнары вәкилләре һәм федераль ведомстволар катнашлыгында киңәшмә үткәрде. Аның барышында су баскан һәр торак пункттагы хәлгә бәя бирелде, хәвеф-хәтәр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү, җимереклекләрне ликвидацияләү, төзекләндерү эшләре мәсьәләләре каралды.
Бу хакта тулырак: [url=
http://kremlin.ru/events/president/news/60862]http://kremlin.ru/events/president/news/60862[/url
]
#ВладимирПутин
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас
telegram
вк
дзен
ок
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"