— Төбәгебез аша Европа белән Азия чиге үтә, шуңа да безнең көнчыгышта да, көнбатышта да булган иң яхшы сыйфатларны берләштерүебез очраклы түгел. Башкорт һәрвакыт генерал Миңнегали Шәйморатов кебек патриот булырга, туган илен яратырга һәм аңа хезмәт итәргә, Мостай Кәрим кебек зирәк, Айрат Шаммазов кебек белемле һәм акыллы, Радик Юлъякшин кебек сәләтле һәм заманча, Азамат Колмөхәммәтов кебек дипломат, Венер Галиев кебек көчле һәм үз-үзенә ышанган, Ләйсән Үтәшева кебек матур һәм төз булырга тиеш, - диде ул.