Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2019, 11:05

Сез - безнең республиканың киләчәге!

Радий Хәбиров WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.


Бүген Республика йортында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII чемпионатының җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән очрашты.


Бу - Русиядә WorldSkills стандартлары буенча иң күләмле һөнәри осталык ярышлары.


— Сезнең белән очрашуыма бик шатмын, яшьләрдән позитив энергия, яңа омтылышларга көч-куәт алам. Безнең республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан булуыгыз аеруча шатлыклы. Оста һөнәр ияләре булуыгыз һәм республика данын уңышлы яулавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез - безнең республиканың киләчәге! — диде Радий Хәбиров.

20-24 майда Казан шәһәрендә “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII чемпионатының Бөтенрусия финалы узды. Безнең республикадан финалда катнашу өчен иң оста һөнәр ияләре сайлап алынды. Башкортстан җыелма командасы составындагы 64 кеше 27 компетенция буенча көч сынашты. Чемпионатның финалына Русия төбәкләреннән иң оста эшче һөнәр ияләре җыелган иде. Ярышларда безнең республиканың һөнәр ияләре дә сынатмады, алар, чемпионатта үз осталыгын күрсәтеп, медальләр яулап кайтты.

WorldSkills Russia чемпионатының “Тәҗрибәлеләр осталыгы” юнәлеше буенча да җиңүчеләребез бар.

Казанда узган Бөтенрусия финалы кысаларында иң яхшы колледжларны һәм техникумнарны да бүләкләделәр. Анда Русиянең 32 төбәгеннән белем бирү оешмаларына дипломнар тапшырылды. “Яшь профессионаллар” хәрәкәтенең иң яхшы Топ-100 белем бирү оешмасы арасында Башкортстанның өч уку йорты: Стәрлетамак күппрофильле һөнәри, Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр, С. И. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть колледжлары да бар.

Әлеге колледжларда һәм техникумнарда һөнәри осталык буенча Русия чемпионнарын әзерләгәннәр. Илнең иң яхшы белем бирү оешмаларының төбәк чемпионатында җиңүчеләр һәм конкурсантлар булуы, 2017-18 еллар чемпионатында конкурсантларны сайлап алуда һәм финалда катнашуы, преподавательләр арасында экспертлар булуы, Ворлдскиллс (СЦК) махсус үзәк һәм төбәкара үзәк компетенцияләре статусы, EuroSkills Европа чемпионатына конкурсантлар әзерләүдә колледжларның катнашуы һәм башка критерийләр буенча билгеләгән.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: