Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2019, 11:04

Республикада 26 клуб, 10 автоклуб ачылачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында 2024 елга кадәр Башкортстанда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында 26 күпфункцияле авыл клубы ачылачак һәм ун автоклуб эшли башлаячак.

Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белдердерүенчә, күпфункцияле клублар 1 меңнән артык халык яшәгән авылларда ачылачак. Анда китапханә, видеоҗиһазлы зал, балалар сәнгать мәктәпләренең филиаллары булачак.Авылларда шулай ук 20 модельле китапханә ишекләрен ачачак. Автоклублар – “тәгәрмәчле клублар” концертлар оештырырга мөмкинлекләре булмаган 300гә кадәр кеше яшәгән авыллар арасында йөриячәк.

Гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 10 яңа кинозал ачу да күздә тотыла.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: