Карантин җәелдерелгән төбәктә мал-туар белән сәүдә итү, эт-мәчеләр күргәзмәсе оештыру, кыргый җәнлекләрне аулау катгый тыела.
Әлеге вакытта Борай районында ветеринар хезмәт вәкилләре куркыныч авыруга ышанычлы киртә кую өчен киеренке эш алып бара. Карантин кайчан алыныр, әлегә билгесез.
Малларның котыру чире кешеләр өчен бик хәвефле. Күп очракта ул кеше организмына эт-мәче яисә төлке, бүре ише кыргый җәнлекләр тешләгәндә аларның селәгәе белән эләгә. Тешләнгән кешене, әгәр үзе бара алмаса, тиз арада дәваханәгә алып барырга кирәк. Аңа котыру чиренә каршы махсус вакцина кадала.
Ул никадәр тизрәк эшләнә, шулкадәр яхшы. Вакцина ясалмаганда кешене коткарып калып булмый.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru