+1 °С
Кар
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2019, 11:03
Кино заллары гына түгел
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйды.
Аңа ярашлы, быел Кино фонды Башкортстанда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча 10 кинозалны модернизацияләүгә акча бүләчәк, аларның һәркайсына 5 миллион сум биреләчәк, дип хәбәр иткән идек инде.
Әлеге исемлеккә район үзәге Мәдәният сарайлары, бер кинотеатр һәм Яшьләр үзәге кергән. Конкурста җиңүчеләр Кино фонды белән турыдан-туры килешүләр төзи, шуннан соң аларга кинозалны модернизацияләү өчен акча бүленә.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты өч бүлектән тора: “Мәдәни мохит”, “Иҗат кешеләре” һәм “Санлы мәдәният”. Аны гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда барлыгы 113,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла (федераль бюджеттан - 109,7 миллиард сум, Русия субъектлары бюджетларыннан - 3,8 миллиард сум). Шул ук вакытта “Мәдәни мохит” проекты өчен иң күп финанслау каралган - 84 миллиард сум.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: