Җәмгыять
10 Июня 2019, 05:56

«Евразия йөрәге», милли костюмнар парады сезне көтә!

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында 12-15 июньдә Уфа шәһәрендә «Евразия йөрәге» IV Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивале узачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чара кысаларында Милли симфоник һәм Яшьләр симфоник оркестрлары катнашлыгында - «Симфоник төн», фольклор төркемнәр катнашлыгында - «Этнотөн», милли костюмнар бәйрәме, Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган концерт планлаштырылган.

Шулай ук, фестиваль программасына Русия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән чакырылган артистларның чыгышлары да кертелгән, шул исәптән Н. Бабкина һәм "Русская песня" ансамбле, Алсу, Э. Кустурица, Э. Грей, "Би-2", "No Smoking Orchestra", "Pizza" һәм башкалар катнашачак.


Милли костюмнар бәйрәмендә катнашырга теләүчеләрне 12 июнь көнне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры каршындагы мәйданда көтеп калалар. Теркәлү 18.00 сәгатьтә, парад — 18.45тә башлана. Парад "Ватан” этнопаркында зур әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин


Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru