Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2019, 14:44

Ирекмәннәр барлык күңелен сала

Ил Башлыгы Владимир Путин Русия ирекмәннәре эшчәнлеген югары бәяли.

Ул 2014 елда барлыкка килгән оешманың Сочидагы кышкы Олимпия уеннарын үткәрүгә, җитди оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә, зур спорт бәйрәменда кунакчыл, ихлас мохит булдыруга керткән өлешен югары бәяләде.

“Алар һәр бәйрәмдә, ярышта катнашучыларга, кунакларга уңайлы мохит булдыра, чара хәтерләрендә озак саклансын өчен бөтен күңелен, тырышлыгын сала”, – диде Владимир Путин Ирекмәннәр үзәге ассоциациясе оештырылуга биш ел тулу уңаеннан.

#ВладимирПутин


Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: