0 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2019, 13:27
БДИ тапшырганда... чебен комачаулаган
Бу хәл республика укучылары география һәм әдәбияттан имтихан тапшырган көнне булган.
27 майда чыгарылыш сыйныфлары БДИ тапшырган вакытта көтелмәгән хәл килеп чыккан: видеокүзәтү камерасы эченә чебен кереп урнашкан. Бу хакта “АиФ-Уфа” хәбәр итә.
Башкортстанның Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча идарәсе хезмәткәре Светлана Антипина әйтүенчә, онлайн-күзәтүче экранны имтихан барган аудиторияләрнең берсенә күчерә һәм караңгы экранга тап була. Шул ук вакытта яздыру бара, техник төгәлсезлекләр булмый.
Ситуация үзәге хезмәткәрләре имтихан тапшыра торган пункт белән тиз арада элемтәгә чыга. Шунда гына глазокка чебен кергәне һәм аны гәүдәсе белән каплаганы ачыклана.
Билгеле булуынча, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ 27 майда башланды. Алар географиядән, әдәбияттан, математикадан, химиядән һәм тарихтан сынау тотты. Математика тапшырганда — ике, химиядә бер тәртип бозу теркәлгән.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: