+2 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2019, 14:22
5 яшьлек малай 7 яшьлек кызның гомерен өзгән
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне - Түбән Тагилда яшәүче ике гаиләгә коточкыч фаҗига белән истә калачак.
Бу хәл кичкә таба күпфатирлы йортларның берсендә була.
Анда яшәүче 5 яшьлек малай су смесителен тәрәзәдән аска ташлый. Авыр тимер конструкция йорт ихатасында уйнап йөргән 7 яшьлек кызның башына килеп төшә.
Тикшерү комитетының өлкә идарәсе хәбәр итүенчә, ашыгыч килеп җиткән табиблар да баланы коткарып кала алмый. Сабый каты баш мие җәрәхәтеннән шундук үлә.
Әлеге вакытта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе үлем сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: