Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2019, 16:47

Максатчан, тырышлар җыелды

30май көнне үткәрелгән инвестсәгатьнең беренче өлешендә район хакимияте башлыгыРөстәм Исхаков һәм хакимият вәкилләре башкорт токымлы атлар үрчетергә теләгебулган фермер белән әңгәмәләшеп, киләчәктә елкычылык эшен районда алга җибәрүбуенча эшлекле киңәшләрен бирде.

Икенче өлешендә “Агро-стартап” федераль һәм республика программасы кысаларына ярашлы, инвестсәгатькә районыбызның максатчан, эшлекле шәхси хуҗалык алып баручылары конкурс кагыйдәләре белән танышты. Ике дистәгә якын уңган үзләренең авыл биләмә башлыклары белән бергә килеп, Рөстәм Әхмәт улының ачык мисаллар белән баетылып барган әңгәмәсендә, шушы программада катнашу җир кешесе өчен бик отышлы икәнен аңлады. Әйткәндәй, теләге булган шәхси хуҗалык алып баручы һәр кешенең бу “Агро-стартап” программасында катнашып, үзенең максатчан эш планын яклап, өч миллионга кадәр ярдәм алу мөмкинлеге барлыгын төшенү һәм урынлы киңәшләр алу өчен атна саен үткәрелеп килгән инвестсәгатьләргә килү мөмкинчелеге бар.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: