Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 22:55

Өлкәннәргә стипендия - 11 мең сум!

“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 2019-24 елларда “Өлкән буын” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Аның пенсия яше алдындагы гражданнарны укыту буенча программасы аеруча игътибарга лаек. Программага ярашлы, әлеге гражданнар төрле һөнәрләргә өйрәтелә яисә предприятиедә таләп ителүче һөнәрләр буенча өстәмә белем ала.

Әгәр дә алдагы елларда Башкортстанда мәшгульлек үзәкләре аша ел саен шушы категориягә караучы 200 тирәсе граждан яңадан уку үтсә, киләсе алты елда “Өлкән буын” дәүләт проекты кысаларында пенсия яше алдындагы 9 меңгә якын граждан яңа һөнәр алачак. Бу - һәр ел саен 1480 кеше дигән сүз.

Бу максатларга ел саен 108,8 миллион сум акча бүленәчәк, шуларның 103,4 миллионы — федераль бюджет акчасы, калганы республиканыкы. Әлеге вакытта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы штатында пенсия яше алдындагы гражданнары булган һәм аларны укытырга теләгән оешмаларны субсидияләү тәртибен эшли.

Министрлык тарафыннан, шулай ук, таләп ителүче һөнәрләр исемлеге төзелгән. Алар арасында кондитер, икмәк пешерүче, кондуктор, диспетчер, кассир, машина йөртүче, яшелчә үстерүче, токарь, кыскасы, барлыгы 113 һөнәр бар.

Гражданнарны укыту вакыты өч ай тәшкил итәчәк. Һәр кешене укыту 34 мең 600 сумга төшә. Моннан тыш, һәр укучыга ай саен 11 мең 280 сум күләмендә стипендия түләү каралган.

#национальные проекты

#нацпроекты


Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru



Читайте нас: