Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 22:51

Чит базарда сатсаң - баерсың

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында: "Экспортны киңәйтү, чит базарга чыгу – көндәшлеккә сәләтле эшкуарлыкның төп күрсәткече", – дип билгеләде.

Моны ул илдә авыл хуҗалыгындагы уңышлар белән дәлилләде. Узган елда тармактагы үсеш 19,4 процент булса, экспорт 25,8 миллиард доллар тәшкил иткән. Ә 2024 йылга ул 45 миллиард долларга җитәргә тиеш.

Бүген аграр тармак Русия икътисадының алдынгы сафында. Узган елда 130 миллион тонна иген җыеп алынды. Экспортҡа бодай озату буенча безнең ил доньяда алдынгы урында.

- Тармакны үстерүгә юнәлтелгән чаралар үз нәтиҗәләрен бирә, – ди Владимир Путин. – Эре предприятиеләр генә түгел, зур булмаган крестьян хуҗалыклары да актив үсешә. Бу яхшы, чөнки Русиянең тарихи традицияләре тергезелә. Фермерлык хәрәкәтен, гомум алганда, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә юнәлтелгән чаралар мотлак рәвештә дәвам итәчәк.

Әйткәндәй, безнең ил хәзер доньяда бодай сату буенча иң алдынгы дәүләт кенә түгел. Русия галимнәренең фидакарьлеге белән үзебезне бодай орлыгы белән тулысынча тәэмин итәбез.

#ВладимирПутин #национальныепроекты #нацпроекты

#региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: