Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 10:52

Владимир Путин Хәвефсезлек советы киңәшмәсен үткәрде

Киңәшмәдә киләсе атнада Нур-Солтанда үтәчәк ВЕЭС саммиты, шулай ук чара кысаларында планлаштырылган Президентның ике яклы очрашулары хакында сөйләшенде.

Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент Хакимияте Җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек советы Секретаре Николай Патрушев, чит илләр эшләре министры Сергей Лавров, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министы Сергей Шойгу, Федераль хәвефсезлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте министры Сергей Нарышкин, Президентның Табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов канашты.

Анда Владимир Путинның Германиянең Федераль канцлеры Ангела Меркель һәм Франция Президенты Эммануэль Макрон белән телефоннан сөйләшүе барышында күтәрелгән проблемалар хакында фикер алышынды.

Моннан тыш, көн тәртибендә Русия эчендәге агымдагы мәсьәләләр тикшерелде.

#ВладимирПутин


Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru



Читайте нас: