Җәмгыять
23 Мая 2019, 12:10

Якты булсын алда киләчәк

23 майда районыбызның барлык мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узды.

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!

Унберенче сыйныфны тәмамлаучы – 119, тугызынчыны төгәлләүче 224 егет-кыз өчен ул сөенечле генә түгел, дулкынландыргыч та бәйрәм. Гимназиянең чыгарылыш сыйныфлары укучыларын котларга район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков килде.

– Сез мәктәпне тәмамлап яңа тормышка аяк басасыз. Бу җиңел булмаган юлда сезгә уңышлар телим. Алда әле бердәм дәүләт имтиханнары. Аларны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам. Сез – безнең киләчәк, горурлык һәм ышанычыбыз, – диде Рөстәм Әхмәт улы.

Шулай ук укучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин да котлап, аларга төпле белем биргән, олы юлга чыгаруга зур көч салган укытучыларга, ата-аналарга хөрмәтен белдерде.

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул.

Зәһинә Ибәтуллина.


Читайте нас