Инвестсәгатьтә заманча карашлы, районыбызның биш уңганы эш проектларын тәкъдим итеп, булган сорауларына нигезле җаваплар да алды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә эш башлаганнары шатлыклы күренеш, әлбәттә.Фермер буларак, җирләрне эшкәртүдә техника; эре мөгезле терлек сатып алу; ит эшкәртү һәм ыслау цехы булдыру; “Зааненский” токымлы кәҗәләр сатып алу һәм кәҗә сөтеннән сыр ясау; модульле яшелчә саклагыч сатып алып, урнаштыру буенча сораулар кузгалтылып, һәр юньчелгә үз хыялын тормышка ашыру буенча эшлекле тәкъдимнәр әйтелде һәм һәр бирелгән сорау төпле җавап белән канәгатьләндерелә барды. Юньчелләргә район һәм республика программаларына ярашлы каралган ярдәмнәрне алу өчен документларны тәртипкә китерүдә дә эшлеклеләр өчен инвестсәгатьнең ярдәме, файдалы киңәшләре бик урынлы.