Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2019, 15:20

Чәчәкләр дөньясында .

Булдыклының эше башка. Районда нигездә бакчачылык, яшелчәчелек белән җитди шөгыльләнүче Кодаш авылында теплицаларның күплеге, аларның зур гына мәйдан биләүләре игьтибарны җәлеп итми калмый. Бу авыл халкы март аеннан теплицада эшкә башлый, ябык грунтта төрле яшелчә , чәчәк орлыклары чәчеп үстерүгә тотына. Апрель азагында, май башларында аларның уҗымнары базарда сатыла, йорт яны бакчаларына утыртыла.

Яшелчә үстерү буенча махсуслашкан,Кодаштагы яшь гаиләләрнең берсе булган Адыевлар ел әйләнәсенә диярлек эштән туктамый. Чөнки кыш айларында Юлия белән Марат хәзер орлык чәчү өчен полиэтилен савытларны да үзләре ясый. Аларның йорт яны бакчаларына төзелгән өч зур теплицада бүген кәбестә, помидор, татлы борыч, кыяр уҗымнары инде күчереп утырга әзер. Әлбәттә аларның уңышлары төрле вакытта өлгерә торган. Мәсәлән, югарыда исемләнгән яшелчәләрнең иртә һәм уртача,соң өлгерүчеләре – барсы да аерым савытларда.
- Беренче орлыкларны мартның сигезендә чәчкән идек. Теплицаларда барлыгы алты мең төп помидор, 260 мең төп кәбестә, унбер мең петуния һәм тагын өч –дүрт төрле чәчәкләр үстерәбез. Кәбестәне басуда, 20 гектар мәйданда утыртабыз, көзгелектә базарга ярминкәләргә йөрибез. Янә кимендә унбиш тонна бәрәңге уңышын җыйнарга ниятлибез, - дип сөйли башкарасы эшләре хакында Марат Адыев.
Шәхси предприятие булып теркәлгән хуҗалыкның кирәкле техникалары,йөк машиналары – барсы да үзләренеке. Шуңа яшелчәчелектә каралган һәр агрочара вакытында башкарыла. Сезонлы эшләр вакытында авыл халкы,мәктәп укучылары,студентлар ярдәмләшә.
-Без хезмәтебезне сөеп, күңелгә якын итеп башкарабыз. Яшь үсентеләр, чәчәкләр наз ярата. Ябык грунтта һава һәм туфракның дымлылыгы, җылыгы таләп ителгәнчә булырга тиеш. Иртә таңнан кичке эңгергә кадәр үсемлекләр арасындабыз. Хәзер башка эшне
Күз алдына китереп булмый, -ди Юлия. Ул тормыш иптәше Марат белән әтисе Борис Әхмәдуллин башлаган эшне дәвам итә. Кече яшьтән хезмәттә чыныгып, тәҗрибә туплаган гаиләнең уллары Марсель дә акрынлар кул арасына керә.
Рәсемдә :ирле- хатынлы Юлия белән Марат Адыевлар.
Рәүф Шаматов.

Читайте нас: