Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2019, 16:14

Туган ил өчен башын салганнар һич онытылмас

"Сагышлы ана" һәйкәле янындагы тантаналы митингта сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарының урыны түрдә булды.

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Әхмәтов, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов, хакимият һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре Мәңгелек ут янында горурланырлык үткәннәребезне һәм лаеклы бүгенгебез турында сөйләде. Сугыш корбаннарын искә алып бер минутлык тынлык вакытында йөзенче дистәне ваклаучы сугыш ветераннарыбыз да аягурә басты. Хәтер мәңгелек. Туган ил өчн башларын салган якташларыбыз бервакытта да онытылмас. Залп белән атылган мылтык тавышлары җаннарыбызны сискәндереп, менә шулар хакында искәртте.
Читайте нас: