Сәламәтлек атнасы мәктәпкәчә әзерлек төркемендә "Сәламәтлек ачкычын эзләгәндә"квест-уены белән башланды. Тәрбияләнүчеләр үзләренең организмы, сәламәтләндерү чаралары, зарядка ясау, чыныгу турында мәгълүматлар алды.
Сәламәтлек атнасы кысаларында төркемнәрдә музыкаль-спорт күңел ачу чаралары узды. Балалар табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, аерым игътибар сәламәтлек саклау технологияләренә һәм чыныктыра торган процедураларга бирелде.
Динара Минһаҗева, физик культура буенча инструктор.